Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2018, 11:34

Кулларыннан гөл тама

Карина Әсадуллина Бәләбәй шәһәре Башкорт гимназия-интернатының 5а классында тик “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Ул матур итеп сурәт төшерергә, зәвыклы кул эшләре ясарга да бик оста.

Карина Әсадуллина Бәләбәй шәһәре Башкорт гимназия-интернатының 5а классында тик “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Ул матур итеп сурәт төшерергә, зәвыклы кул эшләре ясарга да бик оста.
Карина менә дүртенче ел Бәләбәй шәһәре Сәнгать галереясының сынлы сәнгать бүлегендәге түгәрәктә теләп шөгыльләнә. Ул анда сурәт төшерү серләренә һәм төрле кул эшләре нечкәлекләренә өйрәнә. Сәләтле һәм тырыш кызның җитәкчесе Ольга Иванова да аның эшләреннән канәгать.
Күптән түгел Каринаның “Әниемә бүләк” дип аталган рәсеме сәнгать галереясы күргәзмәсенә куелды һәм хаклы рәвештә аның бер бизәге булды дип әйтсәк, һич арттыру булмас.
Ул республика кимәлендәге конкурсларда да көчен сынап карый, үзе кебек талантлы яшьтәшләренең иҗат җимешләре белән даими кызыксына, өйрәнә, кылкаләмен чарлый. Ел башында Уфа шәһәрендә “Башнефть – Сервис” җәмгыяте юбилейларына арнап уздырылган балалар сурәтләре конкурсында катнашып, өченче урын алды һәм Почет грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге вакытта ул шушы ук җәмгыять хакимияте үткәрәчәк “Әти-әнинең һөнәре” конкурсында катнашырга әзерләнә.
Уңышлар сиңа, Карина!
Әлфия Шафикова,
башкорт гимназия-интернаты тәрбиячесе.
Читайте нас: