Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2018, 11:28

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп ачылды күңел

Үзәк мәдәният сараенда җыр-биюгә, уен-көлкегә бай бик матур кичә узды

Үзәк мәдәният сараенда җыр-биюгә, уен-көлкегә бай бик матур кичә узды
“Акчарлак” татар җыры ансамбле чираттагы тапкыр олы яшьтәгеләргә картлыкка зарланып, көзге сагышка бирелеп утырырга юл куймады. Тамашачылар Валерий Гайнетдиновның баянына кушылып яраткан җырчылары Зинил Бикмөхәмәтов, Нәфисә Суфиева, ансамбль кызлары башкаруында халык һәм эстрада җырларын тын да алмый тыңласа, яшьләрнең чыгышларына – Алсу Мәһәдиева, Зөлфия Әгъзәмоваларның җырлаганына тагын бер сокланды. Үзләре дә бу кичәдә һәвәскәр артистларга әверелде. Алар башкаруында рус, татар, башкорт җырлары агылды; әле гармунга кушылып, әле заманча көйләргә бергә биергә төштеләр... Ансамбль җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина аларга кызыклы конкурслар, уеннар әзерләгән иде. Килгән беркем читтә калмады, рәхәтләнеп күңел ачты, аралашты, сөйләште. Картлык шатлык ул, кадерен белгәннәргә! Кичә ахырында, күңелләре булган тамашачылар сүз алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, тагын да очрашырга язсын, дип күтәренке кәеф өйләренә таралышты.
Әминә Муллагалиева, 8 нче мәктәпнең башкорт теле укытучысы:
– Халык шулкадәр талантлы, дәртле бездә. Олы яшьтәбез дип тормыйлар, апалар ничек ут өереп бии, яшьләр көнләшерлек, артистлардан калышмыйлар. Сокланып бетә алмыйм!
Рәзилә Хәмидуллина, Туймазы районы Кандракүл авылыннан, 69 яшь:
– “Бораулаучы” профилакториена бишенче тапкыр ял итәргә килдем. Шәһәрдә узган мәдәни чараларны бервакытта да калдырганым юк. Алар бик матур, җанлы үтә сездә. Үзем дә мәдәният кешесе, күптән түгел Туймазыда “Озын көй” бәйгесендә катнаштым. “Элмәлек”, “Азамат” җырларын җырлап, дипломант булдым. Халык дәртле дә, моңлы да инде ул. Менә шулай туплый, оештыра белергә генә кирәк. Әфарин!
Алсу Шәрипова.
Читайте нас: