Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2018, 16:54

Бәләбәйнеке – димәк, сыйфатлы!

“Башспирт” җәмгыятенең Бәләбәй филалы янә үзенең югары сыйфатын федераль кимәлдә раслады. Предприятиенең ике төр алкоголь продукциясе “Русиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенрусия конкурсы дипломанты һәм лауреаты исемен алды.

Әлеге программаның федераль этабында катнашуга “Башкортстанның иң яхшы товарлары -2018” республика конкурсында җиңү нигез булган.
Бәләбәйнең борынгы предприятиеләренең берсе коллективның югары һөнәрилеге һәм бердәмлеге белән сыйфат традицияләренә тугры кала. Монда технологик процессның бөтен баскычларында җитди күзәтү алып барыла. “Башспирт” җәмгыяте филиалы Таможня союзының техник регламентына һәм норматив документларга туры килү турында декларацияләре булган ышанычлы тәэмин итүчеләр белән генә хезмәттәшлек итә.
– 2018 елда, узган ел белән чагыштырганда, алкогольле продукция җитештерү күләме ярыйсы артты. Продукцияне сату базары даими киңәя, – дип билгеләде предприятие директоры Ильяс Гатиятуллин.
Римма Солтанова
Читайте нас: