Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2018, 16:56

Рәхмәт гомер биргән өчен!

Русиядә, башка күп илләрдәге кебек, иң ягымлы, иң кадерле кешегә – Анага багышланган бәйрәм бар. Бу көнне безгә гомер биргән, кайгырткан, вакытын безгә бүлгән, балалар тәрбияләүдә үзен аямаган өчен әниләргә рәхмәт әйтү күркәм йолага әйләнгән.

Русиядә, башка күп илләрдәге кебек, иң ягымлы, иң кадерле кешегә – Анага багышланган бәйрәм бар. Бу көнне безгә гомер биргән, кайгырткан, вакытын безгә бүлгән, балалар тәрбияләүдә үзен аямаган өчен әниләргә рәхмәт әйтү күркәм йолага әйләнгән.
Хуш исле чәй һәм бәлешләр, көннең ничек үтүе турында сөйләү... Бу йолалар Яковлевлар гаиләсендә инде 15 ел. Әти кеше эш сәфәрендә булганда дәресләр һәм билгеләр турында, репетицияләр һәм күнекмәләр турында әни тыңлый.
Ә бит ул балачагында хореография студиясендә шөгыльләнгән, күбәләк булып сәхнә өстеннән очу өчен балерина булырга хыялланган. Әммә тормыш аның өчен икенче сценарий язган...
Ул менә дигән итеп машина йөртә, балаларын мәктәпкә илтә, юлда барганда бүген эшләргә тиешле мөһим эшләрен барлый. Мөстәкыйль, дәрт-дәрманлы, уңышлы... Бары тик дуслары һәм гаиләсе генә бу зур хезмәт нәтиҗәсе, барыннан да элек, үз өстеңдә, холык-фигылең өстендә эшләү икәнен белә.
Яковлевлар Приют поселогы читендә үз йортлары белән яшиләр. Яшелчә бакчасы 18 сотый! Әмма Оьльганы анда чыгармыйлар! Бөтен бакча эшләрен ире Саша уллары – Никита, Илья һәм Андрей белән эшли.
Малайларны гаиләдә шундый итеп тәрбиялиләр, әгәр алар әниләре белән бергә барсалар, аның кулыннан сумкасын алалар.
– Син кыз кеше бит! – диләр
Гаилә, эш, яраткан шөгыльләр... Бәләбәй шәһәренең 24 нче “Каенкай” балалар бакчасында педагог булып эшләүче, “Ел тәрбиячесе-2018” республика һөнәри осталык конкурсында “Мәгълүмати-компьютер технологияләрне иң яхшы куллану” номинациясендә лауреат булган Ольга Яковлева –карап торуга гап-гади хатын – тормышын шулардан башка күз алдына да китерми. Ул утлы биюдә очучы күбәләк түгел. Ул – Әни, ул – Гаилә дип аталган кечкенә галәмнең үзәге.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: