Жюри бу тематикага туры килгән конкурста катнашучы эшен ачыклады
2018 елның сентябрендә Республика халык иҗаты үзәге Фольклориаданың логотибын булдыруга конкурс игълан иткән иде. Башкортстан районнары, шәһәрләреннән, РФ төбәкләреннән барлыгы 70тән артык заявка бирелгән. Шушы көннгәрдә конкурска йомгак ясалды, һәм Башкортстанда 2020 елда узачак V/ нчы Бөтендөнья Фольклориадасының үз логотибы барлыкка килде.
Уфа шәһәреннән дизайнер Андрей Масленников (“Ависком” җәмгыяте) җиңүче булды. Конкурста җиңүче акчалата приз белән бүләкләнәчәк, ә барлык катнашучылар Рәхмәт хатлары алачак.
Зөлфия Хәбирова әзерләде.