Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2018, 13:30

Урамнар якты булсын!

Муниципаль район авыллары биләмәләрендә иске яктырткычларны энергия саклаучы заманчасына алыштыру буенча актив эш бара. Шушы максатта республика бюджетыннан төзекләндерүгә бүленген акчалар файдаланыла.

Ермолкино авыл советы авыл биләмәсендә 55 ватт куәтле диод ярдәмендә яктыртучы (светодиодлы) 18 яктырткыч сатып алганнар. Аларны биләмәнең кирәк булган бөтен яшәү пунктларында да терекөмешле иске лампалар урынына куялар.
Семенкино авыл биләмәсендә узган елгы 13 светодиодлы яктырткычка тагын 10 өстәләчәк.
Донской авыл советы авыл биләмәсендә шулай ук урамнарны яктыртуны яңарталар. Мәсәлән, әлеге вакытта Пахарь авылында светодиодлы 20 яктырткыч куялар.
Рассвет авыл советы авыл биләмәсенең Алексеевка авылы урамнары чатларын заманча биш лампа яктырта. Мәктәп, балалар бакчасы янында хәзер кич көндезге кебек якты.
Кирилловкада яшәүчеләр үзләре рәхимле эштән читтә калмаганнар – үз акчаларына тагын светодиодлы ике лампа сатып алганнар , ә аларны куярга “Белэнерго” җәмгыяте хезмәткәрләрен җәлеп иткәннәр.
Зөлфия Гарифуллина
Читайте нас: