Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2018, 15:03

Алардан үрнәк алабыз!

“Башкортстан” концерт залында (Уфа шәһәре) Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында “Үрнәк ал” социаль актив гаиләләр конкурсы финалистларын бүләкләү церемониясе узды.

“Башкортстан” концерт залында (Уфа шәһәре) Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында “Үрнәк ал” социаль актив гаиләләр конкурсы финалистларын бүләкләү церемониясе узды.
Җиңүчеләр – Уфадан Зәйнетдиновлар гаиләсе. СМС-тавыш бирүне йомгаклау нәтиҗәләре буенча алардан 17 генә тавышка калышып, Бәләбәйдән Крыловлар гаиләсе икенче урын яулады.
Финалистлар конкурс комиссиясе рәисе, Русия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил А.Ю.Кузнецова култамгасы белән Рәхмәт хатлары алды.
Крыловлар гаиләсе бәләбәйлеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Без шәһәр кешеләренең безне яклавын, проект белән, шулай ук безнең иҗат белән кызыксынуларын тойдык, – ди гаилә башлыгы Павел Николаевич Крылов. – Район һәм шәһәрнең безнең гаилә өчен тавыш биргән һәр кешесенә рәхмәтлебез.
Анна Лапина әзерләде.
Читайте нас: