“Яңа гасыр” телеканалының “Халкым минем” тапшыруы авторы, редакторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдиновага Башкортстанда Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия тапшырдылар. Әлеге премия ел саен Стәрлебаш районы исеменнән районны данлаган кешеләргә бирелә.
– Бу минем өчен көтелмәгән, шул ук вакытта бик сөенечле вакыйга булды. Мин “Халкым минем” тапшыруына Стәрлебаш турында сюжет әзерләгән идем. Алар хезмәтемне күреп, миңа шулай рәхмәтләрен җиткерде, - ди Ләйсәнә ханым.