Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2018, 14:02

“Кино дөньясы”ның яңа тормышы

Бәләбәй шәһәрендә “Кино дөньясы” кинотеатрының кече залын яңартканнан соң фильмнарны ике залда да яңа форматта карарга мөмкин.

Бәләбәй шәһәрендә “Кино дөньясы” кинотеатрының кече залын яңартканнан соң фильмнарны ике залда да яңа форматта карарга мөмкин.
“Моңа халкы 500 меңгәчә исәпләнгән шәһәрләрдә ил кинематографиясен үстерү программасында катнашу нәтиҗәсендә ирешеп булды” – дип сөйли “Кино дөньясы” кинотеатры директоры Лариса Бойцова.
Программа шартларына ярашлы, кино күрсәтү корылмаларына һәм аларны монтажлауга акча бүленә. Үз акчалары исәбенә ремонт эшләргә тиеш булалар. Эшләрнең бер өлешен ”Белстрой” җәмгыяте (җитәкчесе Фидан Булатов) башкара.
Кинотеатр хезмәткәрләренең көче белән тамашачылар залы һәм цифрлы корылмалар кую өчен киноаппарат бүлмәсе әзерләнә, җылыту системасы яңартыла, кинозалга креслолар җыелып куела, янгынга каршы чаралар үткәрелә, фойе бизәлә.
Ниһаять, күптән түгел озак көтелгән яңартылган зал ачылды!
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас в