Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2018, 23:16

Эшлекле, файдалы очрашу узды

Уфада республиканың татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителүче вакытлы матбугат басмалары җитәкчеләре өчен гамәли семинар узды.

Уфада республиканың татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителүче вакытлы матбугат басмалары җитәкчеләре өчен гамәли семинар узды.
Район һәм шәһәр газеталары журналистларын БР Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов сәламләде һәм уңышлы эш теләде.
Очрашу эшлекле һәм файдалы булды. Чарада милли матбугатның заман шартларында үсеш мөмкинлекләре каралды. Татар телендәге басмалар мөхәррирләре өчен секция өлешендә татар телле басмаларның стилистик һәм жанр төрлелеге турында философия фәнәре кандидаты Илдус Фазлетдинов бәян итте, шушы җәһәттән район газеталарына күзәтү ясады. Философия фәннәре кандидаты, “Тулпар” журналының өлкән редакторы Дилбәр Сөләймәнова баш исемнәрнең әдәби бизәлеше турында сөйләде, кайбер техник төгәлсезлекләргә тукталды. Газета мәкаләләрендә иҗтимагый- сәяси, социаль- иктисади терминнарны тәрҗемә итү үзенчәлекләре яктыртылды. Бүгенге шартларда газеталарның тиражын ничек арттыру, сайтларга укучыларны ничек җәлеп итү һ.б мәсьәләләр күтәрелде. Интернет челтәрендә милли вакытлы басмаларны киң даирәгә тарату серләре белән “Кызыл таң” газетасының компьютер бүлеге мөдире А. Абдрафиков, “Балтач таңнары” газетасы мөхәррире Р. Вәлиев уртаклаштылар.
Эшлекле сөйләшү күңелле очрашу белән тәмамланды – “Нур” татар дәүләт театры актерлары журналистларның сорауларына җавап бирделәр, театр тормышы белән таныштырдылар.
Зәйфә Салихова. Алсу Шәрипова фотосы
Читайте нас: