Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2018, 14:17

Киләчәк өчен хәвефтән качарга!

Бөтенрусия “Стоп-ВИЧ/СПИД” акциясенә ярашлы, “Live” (“Жизнь”) проекты белән Бәләбәйгә Константин Хабенскийның “Хахачу” иҗади үсеш студиясе актерлары – яшь уфалылар килде.

Бөтенрусия “Стоп-ВИЧ/СПИД” акциясенә ярашлы, “Live” (“Жизнь”) проекты белән Бәләбәйгә Константин Хабенскийның “Хахачу” иҗади үсеш студиясе актерлары – яшь уфалылар килде.
Әлеге акция елына ике мәртәбә уздырыла. Ул гадәттә Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә һәм Бөтенрусия СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелә.
Яшьләр өчен мәгълүмати акциянең төп темасы – ВИЧ-инфекция авыруыннан искәртү.
Шәһәрнең урта мәктәпләреннән өлкән класслар укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары театрлаштырылган тамаша карады. ВИЧка экспресс-тестлар тапшырды, кунаклар белән фотога төште.
Анна Лапина.
Читайте нас: