Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2018, 14:20

Мәүлид бәйрәме

Рабигол әүвәл аенда Ислам дөньясында зур тантана, бөтендөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме уза

Рабигол әүвәл аенда Ислам дөньясында зур тантана, бөтендөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме уза. Шушы айның унберенче кичендә иң күркәм үрнәк булган сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм дөньяга килгән. “Мәүлид” – гарәп сүзе, безнеңчә туу дигәнне аңлата.
Бу көннәрдә мөселманнар күркәм мәҗлесләргә җыелып, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең яшәү рәвеше, әхлагы турында сөйләп, аят-хәдисләр укый, салаваттар әйтеп, догалар кыла.
Мәүлидне авылларда да, шәһәрләрдә дә уздыралар. Мәчетләрдә, мәдәният йортлары сәхнәләрендә Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләмнең туган көненә багышлап чаралар оештырыла.
Бәләбәйдә Мәүлид бәйрәме 7 декабрьдә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә булачак. Башлана 17.30 сәгатьтә.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: