Гаилә елына багышланган кичәнең төп геройлары -- аналар – күп балалы әни Гөлшат Ильясова, матур тәрбия биреп икешәр егет үстергән Зилә Тәүхетдинова, Эльвира Суфиянова, шулай ук тәрбиягә бала алган әниләр Дилә Гусева (дүртесе дә Бәләбәйдән), Алия Бадурова (Пахарь авылыннан) булдылар. Надеждино авылыннан килгән дүрт буын кызлар бер гаилә булып яши: әниләре Суфия апа Әхмәтвәлиева, аның кызы Зилә Вәлишина, Зилә ханымның кызы Айгөл, Айгөлнең ике кызы. Барлык әниләр дә үзләре, гаиләдә балаларны ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр. Кичә күңелле һәм моңлы җырлар белән үрелеп барды. Бәләбәй татар гимназиясе укучыларының бию төркеме (җитәкчесе Әлфия Меркулова) чыгышын тамашачылар аеруча яратты.