Муниципаль районның авыллар һәм шәһәрләр биләмәләрендә Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында тормышка ашыру өчен өстенлекле проектларны ачыклау максатында гражданнар җыелышлары узды
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу алдыннан Иске Семенкино авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр җыелышта бертавыштан һәлак булган хәрбиләргә һәйкәленә капиталь ремонт эшләргә һәм аның территориясен төзекләндерергә карар иттеләр.
– Беренче җыелыш авыл Мәдәният йортында октябрьдә үк узган иде. Җыелышка әзерлек барышында алдан халык арасында анкета сорауларына җавап бирү үткәрелде. Ул халыкның һәлак булган хәрбиләр турында истәлекне саклауны өстенлекле бурыч итеп санауларын ачыклады, – дип хәбәр итте башлап йөрүче төркем рәисе Татьяна Никитина. – Конкурста иң күп балл җыяр өчен яшәүчеләр Башкортстан Республикасы һәм муниципалитет бюджетыннан проектны финанслау суммасыннан 15 процент күләмендә акчалата өлеш кертергә тәкъдим иттеләр.
Крестьян-фермер хуҗалылары башлыклары Борис Саврин белән Олег Яковлев та уртак проблемалардан читтә калмыйлар. Алар бу юлы да проектны финанслауга үз өлешен кертергә әзер.