Медицинада килеп туган проблемалар җәмгыятьтә җитди борчылу тудыра
Җәмәгатьчелек үтенече буенча муниципаль район хакимиятендә МР хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, аның урынбасарлары, Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзин, аның урынбасарлары һәм бүлек мөдирләренең Җәмәгать палатасы, кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы оештырылды.
Киңәшмәне Азат Сәхәбиев ачты. Ул җыелганнарны сөйләшү темасы белән таныштырды һәм сүзне үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзинга бирде. Рөстәм Ишмурзин, шулай ук аның урынбасарлары муниципаль районда сәламәтлек саклау торышы белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр.