Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2018, 12:06

Юлларда тәртип өчен

Шәһәр һәм район юлларында профилактик рейдлар атнасына өч мәртәбә узачак

Шәһәр һәм район юлларында профилактик рейдлар атнасына өч мәртәбә узачак
БР Дәүләт автоинспекциясе автоюлларда тортипне тотуга һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә.Әлбәттә, бу водительләр тәртибенә, йөртү культурасына йогынты ясамый калмаячак. Гражданнар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен өчен ЮХХДИ хәрәкәттә катнашучыларны алдан кисәтә.
Безнең шәһәр һәм район территориясендә дә мондый чаралар уздырыла. Кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка җәлеп итү – аварияларны киметүнең бер юнәлеше генә. Гражданнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаулары, якыннарыннан, дусларыннан, балалардан шуны таләп итүләре күпкә мөһим. Вак-төяк кагыйдә бозулар булмый, урамнарда һәм юлларда культура шулардан барлыкка килә.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас в