Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2018, 12:23

“Уфа” аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде

Русия аэропортларына бирелергә тиешле җиңүче исемнәр игълан ителде. Хәзер Уфада һава капкалары Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең исемен йөртә.

Русия аэропортларына бирелергә тиешле җиңүче исемнәр игълан ителде. Хәзер Уфада һава капкалары Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең исемен йөртә.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 1 декабрьдә тәмамланды. Оештыручылар берничә көн буе йомгак ясады, бөтен төбәкләрдән килгән анкеталарны эшкәртте һәм тавыш бирү уздырылган һәр урыннан мәгълүматлар җыйды. Халык шагыйре һәм язучы өчен 90 меңнән артык кеше тавыш биргән. Икенче урында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев. – 70 меңнән артык. Өченчедә – Салават Юлаев (30 меңгә якын тавыш). Тавыш бирүдә барлыгы 5 миллионнан күбрәк русияле катнашкан.
Русиядә 50 гә якын аэропортка исем бирү буенча соңгы карарны ил президенты Владимир Путин кабул итә, дип билгеләде оештыручылар.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: