Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2018, 14:08

Активлык күрсәтегез

Халыкара коррупция белән көрәш көне алдыннан Бәләбәй муниципаль районы хакимиятендә коррупциягә каршы эш итү мәсьәләләре буенча телефоннан “туры бәйләнеш” оештырылды.

Халыкара коррупция белән көрәш көне алдыннан Бәләбәй муниципаль районы хакимиятендә коррупциягә каршы эш итү мәсьәләләре буенча телефоннан “туры бәйләнеш” оештырылды.
Аппарат янында БР Бәләбәй районара прокуратурасы прокуроры урынбасары Рөстәм Фазуллин, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы эш итү бүлеге өлкән оперуполномоченные Виктор Кирсанов, Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Галина Калмычкова булдылар.
Бер сәгать буе шәһәр яки районда яшәүче һәркем игълан ителгән тема буенча сорау бирә, билгеле коррупция фактлары турында хәбәр итә алды. Ләкин сораулар булмады. Белгечләр гражданнарны коррупциягә каршы көрәштә актив катнашырга чакыралар. Коррупциягә кагылышлы кылынган хокук бозулар турында мәгълүмат булган очракта Бәләбәй районара прокуратурасына яки
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегенә шалтыратырга мөмкин, шулай ук муниципаль район хакимиятендә кызу линия телефоны эшли: 8 (34786) 4-20-97.
Зөлфия Гарифуллина
Читайте нас: