Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2018, 14:32

Безгә бәйрәм килә!

Менә берничә көн шәһәр буасы янында пычкы тавышлары ишетелә. Бу Бәләбәйдә Яңа елны каршылауга әзерлек башлануының иң дөрес билгесе...

Менә берничә көн шәһәр буасы янында пычкы тавышлары ишетелә. Бу Бәләбәйдә Яңа елны каршылауга әзерлек башлануының иң дөрес билгесе...
Пионер мәйданында яңа ел шәһәрчеген эшләүгә аукционны Сабирджан Үзбәковның шәхси предприятиесе отты. Предприятие хезмәткәрләре иртәдән кичкә кадәр таучыклар, лабиринтлар, әкият сыннары ясар өчен үтә күренмәле материал әзерлиләр.
Вячеслав Буранголов белән Сергей Саковның бозны ничек оста кисүләрен карап тору үзе бер рәхәтлек. Бригада әгъзалары калынлыгы 20 сантиметрлы һәм авырлыгы 50 килограммга җиткән боз кисәкләрен ярга алып чыгалар да пычрактан, чүпләрдән тазарталар. Винир Гиниятуллин боз-материалларны төяп, булачак әкияти шәһәрчек урынына алып кайта.
– Яңа ел калачыгын төзү өчен безгә 3300 боз кисәге таләп ителә. Сменага 350не әзерлибез, – дип сөйләде Сабирджан Рифкать улы. – Әкият геройларының сыннарын эшләргә Уфадан рәссамнар чакырылды. Декабрь уртасына шәһәрнең төп бәйрәм мәйданын бизәү буенча барлык эшләрне тәмамларга ниятлибез.
Яңа ел шәһәрчеге озак торыр һәм шундый җиңел булмаган хезмәт белән тудырылган матурлыкны бозарга беркем дә базнат итмәс дип ышанырга кара.
Римма Солтанова
Читайте нас: