Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2018, 14:44

Тузлыкуш җырчылары

Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында РСФСРның атказанган артисткасы Мәдхия Әхмәтҗанованың тууына 100 ел тулуны билгеләделәр

Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында РСФСРның атказанган артисткасы Мәдхия Әхмәтҗанованың тууына 100 ел тулуны билгеләделәр
Килгән һәркем күңелен җыр-моң, нәфис сүз, яктылык, игътибар, аралашу, әдәп, ихласлык, зыялы гадилек, әйтеп аңлаталмаслык хис-тойгылар рәвешендәге, бернинди акчага да сатып алып булмый торган рухи хәзинәгә баеткан кичә булды ул. Исеме дә нинди бит – “Тузлыкуш йолдызлары” !
Әнисеннән ике генә айлык булып калган кызның балачагы, тормыш юлы… Югары биеклеккә күтәрелгән җырчы буларак иҗаты… Башкортстанның атказанган җырчысы булып Мәскәүгә чыгыш ясарга китеп, саф чишмәдәй чылтырап аккан матур тавышы белән башкала тамашачысын гына түгел, хөкүмәт җитәкчеләрен дә әсир иткән һәм РСФСРның атказанган артисткасы булып кайткан сирәк талант иясе…
1941-1968 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән елларында бик күп операларда төп рольләрне җырлаган мецо-сопрано тавышлы опера җырчысы… Күренекле авылдашлары Мәдхия Әхмәтҗанова турында бик күпне белде тузлыкушлылар, аның репертуарыннан җырлар җырлады, авыл йолдызларын барлады.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: