Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2018, 15:55

Чыршы купшы киенгән, безгә кунакка килгән

Пионер мәйданына Бәләбәй шәһәренең төп яңа ел елкасы килде. Матур, купшы, биеклеге 20 метр тирәсе!

Пионер мәйданына Бәләбәй шәһәренең төп яңа ел елкасы килде. Матур, купшы, биеклеге 20 метр тирәсе!
Булачак яңа ел шәһәрчеге урынына бу гүзәл кунакны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре китерде. “Бәләбәй коммунальнигы” предприятиесе, “Бәләбәй шәһәр электр челтәре” җәмгыяте, Сергей Солдатовның индивидуаль предприятиесе аны куярга ярдәм иттеләр.
Чыршыны шәһәр электр челтәре хезмәткәрләре төрле-төрле гирлдяндалар белән бизәде. Яңа елның төп символын бизәүдә идарәче компанияләр дә катнашты.
Балалар таучыклардан шуар, әкият геройлары сыннары янында дуслары, әти-әниләре белән фотога төшү өчен бәйрәм шәһәрчегенең төзелеп беткәнен көтә. Көндез һәм төнге якта Русия эчке эшләр министрлыгы Бәләбәй районы буенча бүлегенең патруль- пост хезмәте нарядлары Пионер мәйданында тәртипне күзәтәчәк.
Шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләре, кибетләр витриналары, ихаталар территорияләренең бизәлеше дә яңа ел кәефен тудыра.
Римма Солтанова.
Читайте нас: