Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2018, 15:59

Мәктәпнең 100 еллыгына – яңа тәрәзәләр!

Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашуга багышланган җыелышка Мәтәүбашта гына түгел, Аккаен һәм Акбасарда яшәүчеләр дә килде.

Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашуга багышланган җыелышка Мәтәүбашта гына түгел, Аккаен һәм Акбасарда яшәүчеләр дә килде. Ә башкача ничек булсын! Авыл биләмәсенең мөһим проблемаларын чишү юлларын бергә киңәшләшеп кенә табарга мөмкин ич. Халык конкурста катнашуның тормышны тагын да уңайлырак итәргә мөмкин икәнен яхшы аңлый.
– ППМИ-2019 конкурсында катнашу өчен күпчелек тавыш белән мәктәп тәрәзәләрен алыштыру буенча проект сайланды. Кышка кергәнче аларны җылытсак та, кабинетларда салкынча. Бу белем бирү учреждениесендә санитар-эпидемиологик минимум белән билгеләнгән температура режимы таләпләрен үтәүдә кыенлыклар тудыра. Яңа тәрәзәләр кую мәктәпне заманча итәчәк, укучыларны укыту өчен уңайлы мохит тудырачак, – дип язды редакциягә Мәтәүбаш мәктәбе укытучысы Гөлнара Зәйруллина.
Яшь мәтәүбашлыларның әйткәннәре дә проектның көнүзәклеген раслый. ППМИ-2019 темасына арналган рәсемнәрне алар “Өлкәннәр, безне яклагыз! Ә без яхшы укуыбыз һәм изге гамәлләребез белән бу проектка лаек икәнне расларбыз” дигән сүзләр белән ныгытып та куйганнар.
Мәтәүбашлылар аларның башлангычын конкурс комиссияс е хуплар дип ышаналар, чөнки киләсе елда мәктәп 100 еллыгын билгеләячәк. Бер гасырлык юбилейга яңа тәрәзәләр шәп бүләк булчак!
Римма Солтанова әзерләде.
Читайте нас: