Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2018, 16:08

“Яхтага нинди исем бирсәгез, ул шулай йөзеп китәр...”

“Яхтага нинди исем бирсәгез, ул шулай йөзеп китәр...”...дип җырлый балаларның яраткан персонажы – капитан Врунгель. Ә ул күпне күргән, тәҗрибәле, катлаулы хәлләрдән җиңүче булып чыккан кеше, шуңа аңа ышаныйк.

Яхтага нинди исем бирсәгез, ул шулай йөзеп китәр...”
...дип җырлый балаларның яраткан персонажы – капитан Врунгель. Ә ул күпне күргән, тәҗрибәле, катлаулы хәлләрдән җиңүче булып чыккан кеше, шуңа аңа ышаныйк.
Бәләбәйлеләр редакциянең яңа балалар бакчасына исем уйлап табу чакыруына дәррәү кушылып, тәкъдимнәрен җибәрә, гади һәм кызыкларыннан алып тарихи нигезләнгән исемнәргә кадәр бар.
Төзелүче бакчага исемне беренчеләрдән булып хәбәрчеләр үзләре тәкъдим итте. Балалар бакчасы Горохов урамында булгач – “Горошинки” исемен алсын!
Елена Шенгелия тарихи нигезле исем тәкъдим итә. “Белебеюшка” – иң яхшысы, – дип исәпли ул. – “Белебейка” – безнең балачак символы. Я булмса шәһәрнең мифик исеме килеп чыгуына ишарә – “Бе-бе-бе”.
Татьяна Манушинаның варианты – “Катюша”. “Катюшаны бөтен дөньяда беләләр һәм руслар гына түгел, башка телләрдә дә җырлыйлар. Күгәрчен тоткан матур кызыкай – тынычлык һәм дуслык символы”, – дип саный гәзит укучы. – Бөек Екатеринаның указы буенча Бәләбәй Уфа губернасының өяз каласы итеп үзгәртелә.
Тарихка бәйле тагын бер исем – “Матрешка”.
“Матрешка – рус сувениры. Русия символы. Беренче матрешкалар балаларга уйнарга ясала, ул форма, төс, күләм төшенчәләрен аңларга ярдәм итә”, – дип яза редакциягә Анастасия Галактионова.
Балалар бакчасының шәһәр буасына якынлыгын күз уңында тотып, “сулы” исем кушучылар да бар. Елена Ф.:“Золотая рыбка”, “Осьминожек”, “Морской конек”, “ Судачок”.
Бәләбәйлеләр әкиятләрне һәм мультфильмнарны искә ала. Яңа бакчага яңа исем-“кандидатлар”: “Незнайка”, “Добрыня”, “Семицветик”, “Мамонтенок”, “Щелкунчик”, “Веселый дельфиненок” “Белоснежка”, “Золушка”, “Лукоморье”, “Золотой ключик”, “Жар-птица”, “Колобок”, “Поле чудес”, “Лимпопо”, “Доктор Айболит”, “Алые паруса”, “Домовенок”, “Журавлик”, “Аистенок”, “Чудо-остров”, “Тридесятое царство”, “Гуси-лебеди”, “Любава”, “Лунтик”.
Фәүзия Мәхмүдова балалар бакчасын “Карлыгач”, Лидия Горенко – ”Радость”, Наталия Галиева – “Курай”, Евгений Хрестина “Бусинка”, “Непоседы”, “Вишенка”, “Незабудка”, “Яблонька” дип атарга тәкъдим итә. “Чәчкәле” исемнәр да бар – “Ромашка”, “Подсолнушек” һәм “Одуванчик”.
Виктор Торгашовның вариантлары – “Родничок”, “Орленок”, “Соколенок”, “Карапуз”, “Юнга”, “Планета детства”.
Гөлнара Акимованың исемнәре менә нинди: “Моя семья”, “Лучики солнца”, “Муравейник”, “Полянка”, “Калейдоскоп”, “Замок детства”, “Родничок”.
“Күбәләк”, “Росинка”, “Соловушка”, “Ләйсән”, “Гүзәл”, “Батыр”, “Уралочка”, “Капелька”, “Шатлык”, “Азалия”, “Улыбка”, “Ладушки”, “Карусель”, “Сулпылар”, “Әманәт”, “Алтынай” – дип яза Гүзәл Сухорукова.
Хөрмәтле гәзит укучылар!
Сезне әле санап үтелгән исемнәрнең берсен сайлап, 25 декабрьгә кадәр “Конкурска” дигән билге белән “БХ”-ның электрон адресына ([email protected]) җибәрүегезне яки 3-07-60, 3-42-67, 3-22-66 телефоннарына шалтыратып әйтүегезне сорыйбыз. 2019 елның гыйнвар ахырында йомгак ясалачак.
Анна Лапина.
Читайте нас: