Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2018, 13:35

Конкурска да, ярышларга да... ... барырга мөмкин хәзер мәктәп укучыларына

Приют поселогының 16нчы мәктәбендә зур шатлык. Күптән түгел бу уку йортына өр-яңа автобус бүлгәннәр.

Приют поселогының 16нчы мәктәбендә зур шатлык. Күптән түгел бу уку йортына өр-яңа автобус бүлгәннәр.
– Поселок мәктәбе укучылары предмет олимпиадаларында да, спорт ярышларында да актив катнаша. Мәгариф идарәлеге балаларны йөртергә еш кына транспортны Бәләбәйдән җибәрә. 5нче мәктәпкә беркетелгән автобус район чараларына теләгәннәрнең барсын да алып бара алмый иде, – ди Бәләбәй районының мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Лилия Дутова. – Тиздән булачак чыгарылыш укучылары өчен “Үсеш мәктәбе” башланачак, димәк, шәһәргә даими килергә туры киләчәк. Яңа автобус балаларны йөртү проблемасын хәл итте.
Әлегә автобус мәктәп ихатасында тора – бәләкәй пассажирларын көтә.
– Автобусны теркисе, номер аласы һәм, иң мөһиме, җаваплы, тәҗрибәле водитель табасы бар, – ди мәктәп директоры Розалия Габдуллина.
Яңа автобус беренче рейска 2019 елның гыйнварында чыгачак.
***
Бәләбәй шәһәренең Башкорт гимназия-интернаты да автобус алды.
Уку йортының транспорты бар, әмма тиздән аның файдалану срогы чыга, шуңа дүрт тәгәрмәчле “ветеранга” алмаш бик вакытлы килгән.
Гөлнара Мурзина.
Читайте нас в