БРда “Генераль җыештыру” проекты координаторы, Бәләбәй шәһәр биләмәсе советы депутаты Морад Шафиков белән “БХ” хәбәрчесе Алексеевка авыл халкы белән чүп-чар нормативлары турында сөйләшү өчен очрашты.
Күп балалы гаиләләр, пенсионерлар бер фикердә: “авылда яшәүчеләр сакчыл: үсемлек калдыкларын малга ашата, янганын мичкә яга яки ашлама итәргә җыеп бара”. Бәләбәй шәһәренең шәхси секторында яшәүчеләр дә шуны раслый. Төбәк властьлары күпчелек халыкның фикеренә колак салыр, дип ышанырга кала...
– БР Хөкүмәтенең 2017 елның 12 октябрендәге “Башкортстан Республикасы территориясендә каты коммуналь калдыклар җыелу нормативларын раслау турында” 446нчы карарына ярашлы, шәхси йортлар өчен чүп җыелу нормасы елына – 3,7 кубомтер. Бу күрше регионнарга караганда ярыйсы югары, – дип билгеләде Морад Шафиков. – Ни өчен шәхси йортта бу норма күпфатирлы йорттагыга караганда күпкә югары, бөтенләй аңлашылмый.
Норманы билгеләүчеләр бакчадагы калдыкларга бәйле чүп артуына сылтана. Әмма яшелчә калдыклары,төзелеш чүп-чары, шундый ук башка каты көнкүреш калдыклары сыйфатында исәпләнә алмый. Димәк, алар җыелу нормативына керми. Шәһәрдә бу күрсәткеч югарырак, димәк, “чүп кәрзине” дә ярыйсы күбрәк. Нормаларны билгеләгәндә, шәхси сектор өчен күрсәткечләр Уфа, Салават янындагы авыллардан алынган, анда куллану кимәле, төпкелдәгегә караганда, күбрәк. Нормативларны билгеләүчеләр элиталы коттеджлар хуҗаларына да, ерак авылларда яшәүчеләргә да бер сан куйган.
Мондый нормативлар күп сораулар тудыра. ОНФ активистлары төбәк Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгын авыл өчен чүп җыелу нормативын яңадан карарга чакыра.