Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2018, 11:39

Иң матур яңа ел шәһәрчеге бүләкләнәчәк

Башкортстанда иң матур яңа ел шәһәрчеген билгелиләр. Җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү конкурсын Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык, Мәдәният министрлыклары, Матбугат һәм киң мәгьлүмат чаралары агентлыгы оештыра.

Конкурс шәһәр округлары һәм авыл биләмәләре арасында уздырыла. Комиссия яңа ел шәһәрчегенең бизәлешен, яктылык элементлары, иллюминация файдалануны, чыршыны, скульптура композицияләрен, боздан яки кардан ясалган сыннарны, әкият персонажларын, боз тауларын бәяли.
Конкурска йомгак 19 гыйнварда ясала. Бүләк – 500 мең сум.
Башинформ.
Читайте нас: