Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2018, 12:54

Штраф түләүне сузмагыз

60 көн – шушы вакыт беткәч, “Административ хокук бозулар турында” РФ Кодексына ярашлы, штраф түләмәгән өчен җаваплылык көченә керә.

60 көн – шушы вакыт беткәч, “Административ хокук бозулар турында” РФ Кодексына ярашлы, штраф түләмәгән өчен җаваплылык көченә керә.
Түләмәүчене икеләтә административ штраф салу көтә, әмма бер меңнән артык түгел. Бу җәза 15 көнгә кадәр арест яки 50 сәгаткә кадәр вакытка мотлак эш белән алыштырылырга мөмкин.
– Бүгенгә штраф түләтү проблемасы шактый кискен тора, – ди Русия Эчке эшләр министрлыгы Бәләбәй районы буенча бүлегенең административ кануниятне үтәтү буенча төркеме өлкән инспекторы Людмила Кирсанова. – Тиешле вакытта гражданнарның байтагы штраф түләргә әзер түгел. Шундый түләмәүчеләрне ачыклау һәм административ җаваплылыкка җәлеп итү максатында 2018 елның 11нән 19 декабренә кадәр республикада “Бурчылы” шартлы исем астында полиция һәм суд приставлары хезмәтенең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашлыгында рейдлар уздырыла. Әйтергә кирәк, мондый рейдларны Русия Эчке эшләр министрлыгы Бәләбәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ай саен үткәрә. Быел унбер ай йомгаклары буенча штраф түләмәгән өчен 754 хокук бозучы административ җавалылыкка тарттырылды, шулардан 32се 960 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп ителде, 12 кеше административ кулга алуга. Мировой судьялар тарафыннан 500 000 мең сумлык штраф салынды.
Исегезгә төшерәбез, административ хокук бозу турында карар законлы көченә кергәнче штрафны 60 көндә түләргә кирәк. Моны Русиян банкының теләсә кайсы бүлегендә эшләргә мөмкин. Штрафлар түләүне сузмагыз. Үзегезгә артык мәшәкатьләр тудырмагыз.
Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат өчен яшәү урыны буенча полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Материалны Зөлфия Гарифуллина әзерләде.
Читайте нас: