Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2018, 13:29

Уҗым культуралары ни хәлдә?

Карсыз кыш әлегә уҗым культураларының күпләп һәлак булуына китермәгән

Карсыз кыш әлегә уҗым культураларының күпләп һәлак булуына китермәгән
Бу турыда басулардан алынган уҗым чәчүлекләре монолитларын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткән. Бүген авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре тарафыннан мондый анализлар республиканың барлык төбәкләрендә дә үткәрелә.
Кар астындагы уҗымнарны тикшерү өчен белгечләр монолитлар алырга бурычлы. Әмма туңган җир тиз генә бирешергә уйламый. Мондый очракта үзәк хезмәткәрләре буыннын-буынга тапшырыла килгән ысулны куллана. Ломны алыштырырдай бернинди алым да юк, дип шаярта алар.
Кисеп алынган монолитлар лабораториягә тикшерүгә озатыла. Җылы бүлмәдә алар кышкы йокыдан уянып, ике атнада анализлар алуга өлгерә.
Уҗым культуралары яхшы кышласын өчен карның калынлыгы 10-20 сантиметр булу җитә. Быел уҗымның әлегә яхшы сакланганын исәпкә алганда, мул уңышка өмет итәргә була, ди авыл эшчәннәре.
“Башинформ” мәгълүматлары буенча.
Читайте нас: