Уникенче декабрьдә, кыргыз һәм рус әдибе, гади кешеләр турында хикәяләр һәм романнар авторы Чыңгыз Түрәкол улы Айтматовның тууына 90 ел тулды (1928-2008).
Авторның әсәрләре, нинди милләттән булуына карамастан, һәркем күңеленә үтеп керергә сәләтле.
Чыңгыз Айтматовтан фәһемле фикерләр
“Синнән изгелекне тартып алсалар – юкка чыкмыйсың, исән каласың. Ә күңел тапталган килеш кала, аны берничек тә уңалтып булмый” ( “ Гасырдан да озын көн...”).
Намус һәм дөреслек турында
“Кешедә бала намусы – бөртектәге яралгы кебек, аннан башка бөртек шытмый. Һәм безне дөньяда нәрсә генә көтмәсен, кешеләр туа һәм үлә икән, дөреслек гасырлар буе булачак” ( “Ак пароход”).
“... ышаныч – күп буыннарның газаплану продукты, ышаныч өстендә меңнәрчә еллар буе һәм көн саен эшләргә кирәк” (“Җәзалау урыны”).
“...изгелек юлда ятмый, аны очраклы рәвештә табып алмыйсың. Изгелеккә кеше кешедән өйрәнә ( “Җәзалау урыны”).
“Әгәр кешеләр әтиләрен онытсалар, алар бозыла, ди бабай. Ул чакта беркем дә начар эшләрдән оялмый, чөнки балалар һәм балаларның балалары алар турында истә тотмый, ди бабай. Һәм беркем дә яхшы эшләр эшләмәячәк, чөнки балалар барыбер бу хакта белмәячәк” (“Ак пароход”).
“... бөтен заманнарда да кешеләр тормышларында ялкаулыктан күпме бәхетсезлек һәм гариплек булганын һәм булуын аңламыйлар” (“Җәзалау урыны”).
“Яхшы хатын начар ирне уртачага, уратачаны яхшыга әйләндерә, ә яхшыны бөтен дөньяга таныта” (“Хуш, Сарыгөл!”).