Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2018, 11:43

Кышның бәллүр чыңлаулары

Әкият патшалыгына рәхим итегез!

Әкият патшалыгына рәхим итегез!
Күркәм йола буенча, Бәләбәйнең Пионер мәйданында гадәти булмаган Бәллүр шәһәрчек эшләделәр һәм купшы чыршы куйдылар. Урындагы үзидарә органнары Яңа ел бәләбәйлеләр һәм кунаклар хәтерендә калсын өчен тырышты!
Бәллүр шәһәрчекне ачу чарасында күңелле һәм эссе булды. Шат күңелле Кар бабай һәм Петрушка балаларны хороводта йөртте, хәрәкәтле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеште алар. “Яшьтәш” яшьләр башлангычларын үстерү үзәге хезмәткәрләре Елена Кочеткова белән Ләйсән Зарипова “Кышкы мәрәкәләр” уен программасын оештырды, ә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге музыкантлары күңелле көйләр белән тәэмин итте. “Ритмнар” коллективының дәртле биюләре җыелганнарга бүләк булды.
Анна Лапина.
Читайте нас в