Шәһәрдә яшәүче татарларның – 70, авылда яшәүчеләрнең 85 проценты, ана теле буларак, татар телен күрсәткән. 2001 елдан бирле татар телендә иркен сөйләшә алучы шәһәр кешеләре саны 8 процентка арткан.
Татарларның күпчелеге татар телен үзенең туган теле дип саный. Бу хакта Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында әйтелә, дип яза "Татар-информ".
Авылда яшәүче татарларның 86,5 проценты туган телендә иркен сөйләшә, яза һәм укый диелә. Шәһәрдә яшәүче татарлар арасында мондыйлар саны 67,6 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта авыл татарларының – 91, шәһәр татарларының 87 проценты балаларыбыз татар телендә сөйләшә белергә тиеш, дип саный.
Әлеге сораштыру 2017 елның ноябрендә 18 яшьтән өлкән 1,5 мең кеше арасында уздырылган.