Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2018, 17:45

Йөз яшькә дә ерак калмый

Муниципаль районда 90 һәм 95 яшькә җиткән ветераннарны тәбрикләү йоласы дәвам итә

Муниципаль районда 90 һәм 95 яшькә җиткән ветераннарны тәбрикләү йоласы дәвам итә
Декабрьдә, яңа ел алдыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәрдә яшәүче Екатерина Григорьевна Кудряшова белән Маликә Шәйхәйдәр кызы Бәдретдинова 95 яшь тулу уңае белән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев исеменнән котлаулар кабул иттеләр.
90 яшькә җиткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, бәләбәйлеләр Тәкъмилә Габбас кызы Рәхматуллина, Нина Михайловна Холод, Степанида Филипповна Маркелова, Анна Семеновна Роженцова, Клавдия Семеновна Ильясова, Хәлимә Хәйруллы кызы Хәйрулина, Николай Павлович Камнев, аксаковлылар Нина Васильевна Балакина белән Павел Тимофеевич Андреев, приютлылар Фәүзи Нигъмәтҗан улы Собханкулов белән Фәймә Гәрәфетдин кызы Сабирҗанова шушындый ук хөрмәткә лаек булдылар һәм ай ахырына кадәр лаек булачаклар.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: