Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2018, 18:16

Менә ичмасам фермерлар!

Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә быел алынган республика грантын Әзәкәй авылында яшәүче Галиуллиннар гаиләсе заманча сөт корылмалары урнаштыруга юнәлтәчәк.

Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә быел алынган республика грантын Әзәкәй авылында яшәүче Галиуллиннар гаиләсе заманча сөт корылмалары урнаштыруга юнәлтәчәк.
Фермер хуҗалыгы сөт комбинатына бары тик югары сыйфатлы чимал тапшыра. Рема Ризван кызы белән Айрис Бәхтегәрәй улы малларны яңа корпуска күчерү белән эш тагын да әйбәтрәк барыр, дип ышана.
Әзәкәй авылында биш кенә йорт бар, аның да өчесендә җәен генә яшиләр. Әгәр шушы хезмәт сөючән гаилә Бәләбәйдән ата нигезенә кайтмаган булса, бу авыл да район картасыннан югалган дистәләрчә бәләкәй салалар язмышына дучар булыр иде. Рема һөнәре буенча – тегүче, ә ире лаеклы ялга чыкканчы Дәүләт автоинспекциясендә эшләгән.
– Без 2006 елда биш терлектән башлаган идек, хәзер эре маллар саны өч йөзгә җитте, йөздән артык сарык бар. Өй каршыннан гына Өсән елгасы ага, шуңа күрә казлар тотмау гөнаһ булыр. Тавыкларны үзем үрчетәм: йомырка сала торганнарын да, ит токымлысын да. Умартачылык белән дә шөгыльләндек, 100ләп умарта тоттык, әмма соңгы елларда кортлар күчкә начар аерыла, шуңа бу эшне әлегә калдырып тордык, – дип сөйли хуҗабикә.
БДУның юридик факультетын тәмамлаган уллары Филүс тә гаиләсе белән әти-әниләре белән бергә яши. Әти-әнисе шаяртып, улыбыз юрист та, тракторис та, диләр. Ул әтисе белән бергә җир сөрә, бөртекле һәм күпьеллык мал азыгы культураларын җыя. Фермерлар Анновка авыл советы авыл биләмәсе территориясендә 500 гектардан артык җирне арендага алган, чөнки туган Тузлыкуш авыл советында буш яткан чәчү мәйданнары аз.
Күп вакыт сөтне Бәләбәйгә Филүс илтә. Хәер, Галиуллиннар гаиләсендә эшләрне катгый бүлгәләү юк, кем өлгерә, шул эшли, малларны ашату яки сыер саву булсынмы, чимал ташумы. Терлекчелек биналарында барлык производство процесслары механикалаштырылган, шуңа күрә бөтен хуҗалык эшләрен фермерлар үзләре башкара. Дөрес, кызу җәйге чорда туганнары ярдәмгә килә. Ә менә документацияне алып бару – тату гаилә башлыгы иңендә.
Айрис Бәхтегәрәй улы грант алуга да документларны үзе әзерләгән, моның өчен яңа терлекчелек бинасы өчен корылма бәясенең 40 процентын алдан банкка күчергән. Гаилә фермер хуҗалыкларына финанс ярдәм күрсәтүнең төп шартларының берсе бу.
Ир һәм хатын, көтүе белән этләр (хуҗалыкның төп каравылчылары) белән ферма биләмәсен карап йөрдек, анда берничә рәт булып печән рулоннары тезелгән. Быел төзелгән яңа корпуска барган якта орлов токымлы Пепел кушаматлы колын, иркәләнәсе килепме, хуҗабикә яныннан китмәде. Рема Ризван кызы аны туганнан бирле тәрбияли икән, шуңа ул, бала сыман, аңа сырпалана.
– Әзерләгән печән төргәге (рулон) өч меңнән артык булыр, ләкин кыш азагына кадәр бу җитмәячәк. Үткән еллардагы кебек, Оренбург өлкәсеннән мал азыгы кайтарачакбыз, – дип ниятен сөйләде Айрис Бәхтегәрәй улы.
– Ә ял итәргә вакытыгыз каламы? – дип кызыксындым ачык күңелле хуҗалардан.
– Сыерлар бозаулаган чорда чиратлап йоклыйбыз. Ә болай тормыштан зарланмыйбыз. Без эштән алҗыган кешеләргә охшаганмыни? Күрәсезме, нинди м унча тора! Ышанмассыз, без әле оныклар белән чана шуарга да вакыт табабыз. Ә нәрсәсе гаҗәп? Ерак йөрисе юк, авыл тау итәге астында. Яңа елга килегез, монда күңелле! – дип чакырды көләч гаилә башлыгы.
Фермерларга хас дәрт-дәрманның сере аралашуның тәүге минутларыннан ук аңлашылды. Бу гаиләдә беркемне дә урап үтмәгән кискен мәлләрне шаяру белән үткәреп җибәрә беләләр.
– З0 елдан артык торабыз, ирем белән бер мәртәбә дә сүзгә килгәнебез булмады. Ничек җаның эремәсен, ул бит барсын шаяруга бора. Безнең балалар да шундый, – ди Рема Ризван кызы.
Әйткәндәй, киң профильле фермерларның әле тормышка ашмаган планнары да бар. Ихата артында гына калкулыктан чишмә агып чыга. Гаилә башлыгы берничә ел элек җир асты чыганагы суын Уфаның бер лабораториясенә илткән. Анализлар составы буенча Әзәкәй суының уникаль икәнен күрсәткән, анда кеше организмына кирәкле бөтен микроэлементлар бар икән. Озын бюрократия коридорларыннан узарга кирәклеген белгәч, суны шешәләргә тутырып сату теләге сүрелгән.
Әмма Галиулиннар вакыты җиткәч бу идеянең дә тормышка ашачагына ышаналар, чөнки соңгы елларда республикада аграрийларга элеккегә караганда игътибар күпкә күбрәк бүленә.
Римма Солтанова. Елена Торгашова фотолары.
Читайте нас в