Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2018, 18:06

“Үзем йөреячәкмен, оныкларым әле бәләкәй”

Безнең газетага язылучылар арасында суперпризга ия булучы шаярмый. Любовь Максимова чыннан да актив яшәү рәвеше яклы, бәхетнең аңа елмаюы, мөгаен, шуңа күрәдер.

Безнең газетага язылучылар арасында суперпризга ия булучы шаярмый. Любовь Максимова чыннан да актив яшәү рәвеше яклы, бәхетнең аңа елмаюы, мөгаен, шуңа күрәдер.
Гәзит-журналларга язылу чорында безнең тугры дусларыбыз- гәзиткә язылучылар приз кемгә эләгер икән дип көтте. Матбугат буенча агентлык җитәкчелеге карары белән республиканың йөз еллыгына 2019 елның беренче ярты еллыгына басмаларга язылучылар арасында йөз велосипед уйнатылды. Бер ай буе ике тәгәрмәчле матур велосипед үз сәгатен көтте.
Любовь Александровна Бәләбәйдә туган һәм гомере буе монда яши, “Автонормаль” заводында эшләгән, ә хәзер лаеклы ялда. Әмма аңа озаклап ял итәргә туры килми. Иртән үк хуҗалыкта ярдәм итәр өчен туксан ике яшьлек әнисе янына бара, ул төпчек кызы белән яши. Җәен ике яшелчә бакчасында эшләргә өлгерә, якындагысына велосипедта йөри.
Ә оныклары кайткач, Любовь Александровна аларны үзе пешергән тәмлекәчләр белән сыйлый, кышкы кичләрдә бәйләгән бияләй, оекбашларын кидереп карап бүләк итә.
– Мин һәрвакыт гәзиткә язылып килдем, ә пенсиягә чыккач, ничектер туктап калдым, – ди уңышка юлыккан язылучы. – Быел балаларым подписка бүләк иттеләр, һәм менә суперприз да эләкте! Яңа велосипедта үзем йөреячәкмен, оныклар бәләкәй әле. Сәламәтлек сукмагы да безгә якын .
Любовь Александровна бәләбәйлеләрне якынлашып килгән Яңа ел белән котлады:
– Якташларның барсына да яңа елда уңышлар, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын. Яшьләргә аеруча өйдә утырмауларын, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләрен телим.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: