Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2018, 16:37

Дуңгызларның төрлесе була...

Сары дуңгыз елы килә, шуңа күрә без әлеге үрчемле хайваннар яшәгән Репьевка авылында булдык. Әйткәндәй, үз исемен алар нәкъ шушы сыйфатлары өчен алган, борынгы латинчадан тәрҗемә иткәндә “свинья “ “үрчем китерү“ дигәнне аңлата.

Сары дуңгыз елы килә, шуңа күрә без әлеге үрчемле хайваннар яшәгән Репьевка авылында булдык. Әйткәндәй, үз исемен алар нәкъ шушы сыйфатлары өчен алган, борынгы латинчадан тәрҗемә иткәндә “свинья “ “үрчем китерү“ дигәнне аңлата.
Александр Шипицынның крестьян-фермер хуҗалыгы гибрид токымлы – кабан белән йорт дуңгызы кушылмасы – дуңгызлар үрчетү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта бу юнәлешкә Юрий Григорьев җавап бирә. Кыш бабай һәм Карсылу белән фотосессиягә җирән чучка баласын ул алып чыкты да инде. Әйе, әйе, дуңгызлар ак төстә, зур колаклы, пяточок борынлы гына түгел, җирән дә булалар.
Күз кырые белән генә олы инә дуңгыз янында яткан яңа туган кара дуңгыз балаларын да карадык. Алардан чак кына ары чуар дуңгыз балалары йоклап ята иде.
– Дуңгызлар – акыллы һәм тәртипле хайваннар. Көн тәртибе буенча йоклыйлар, ашыйлар, саф һавада йөриләр. Ашатырга соңга калдыңмы, шундый тавыш куптаралар, ай-һай-һай – ди Юрий, бәләкәй генә дуңгыз баласын иркәләп.
2019 елның астрологик хуҗасы, дуңгыз фермасындагы үзгәрешләрдән канәгать булыр, мөгаен, монда биналарны яңарту көтелә. Производствоны модернизацияләү белән үрчемле хайваннар саны да артачак. Тәҗрибәле дуңгыз караучылар – ырымнарга ышанучын халык. Үрчемнәрнең үлүеннән качу өчен алар инә дуңгызның ничә бала тудырганын шунда ук санамыйлар.
“Уңышлы ел” теләп, без дуңгыз фермасы хезмәткәрләре белән хушлаштык һәм арытаба юл тоттык. Машинага утырыр алдыннан Кыш бабай, сәламәт һәм көр булып үссен дип, тылсымлы таягы белән җирән дуңгыз баласына кагылып алды.
Римма Солтанова.
Елена Торгашова фотосы.
Читайте нас: