Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2018, 16:17

Җиһаз эшләре осталары

Шәһәрнең тәҗрибәле эшкуарларының берсе Шамил Шәмсетдинов җитәкчелек иткән предприятие бөтен Русия буйлап җиһаз сатуны гамәлгә ашыра. Сертификациягә ия продукция Башкортстанда да зур сорау белән файдаланыла.

Шәһәрнең тәҗрибәле эшкуарларының берсе Шамил Шәмсетдинов җитәкчелек иткән предприятие бөтен Русия буйлап җиһаз сатуны гамәлгә ашыра. Сертификациягә ия продукция Башкортстанда да зур сорау белән файдаланыла. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан гына Уфа шәһәренең 61 нче мәктәбенә, Октябрьскийдагы бер балалар бакчасына зур партия җиһазлар озатканнар.
Евгений предприятиегә Бәләбәйдәге бер һөнәрчелек училищесын тәмамлагач килгән, ә Денис машина төзелеше техникаумында укыган чакта ук биредә производство практикасы узган булган. Универсал яшь белгечләрнең фикеренчә, эшләргә теләгең булса, Бәләбәйдә шәп кенә акча эшләп, ә иң мөһиме – һөнәри яктан үсеп була.
Безнең геройларның үз эше осталары гына түгел, яхшы гаилә башлыклары да. Евгений хатыны белән дүрт бала тәрбияли, ә Денисның гаиләсендә икенче балаларының дөньяга килеүен көтәләр. Бу вакыйганы туган коллективларында да билгеләячәкләр, монда югары класслы белгечләрнең кадерен беләләр.
Римма Солтанова.
Елена Торгашова фотосы.
Читайте нас: