Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2019, 16:37

35 яшьлек чыршылар

Бүген яшьләр “Титаник” дип йөрткән Әмиров бульварында күпләр сокланып карап узган, туктап хуш исен иснәгән чыршыларны кем , кайчан утырткан, беләсезме?

Бүген яшьләр “Титаник” дип йөрткән Әмиров бульварында күпләр сокланып карап узган, туктап хуш исен иснәгән чыршыларны кем , кайчан утырткан, беләсезме?
Бу хакта Бәләбәйдә яшәүче Илдар Хәлим улы Фәттаховның редакциягә китергән фотосы “сөйли”. Шәһәргә ямь, хозурлык өстәп утырган купшыкайларны 1983нче елда “Автонормаль” заводы эшчеләре утырткан икән.
– Без аларны декабрь аенда утырттык, кышкы утырту (зимняя посадка) “операциясенә” эләксәләр дә, чыршылар әйбәт үсеп китте, – ди ул, хәтерендә әлеге вакыйганы яңартып. – Фотодагы трактор транспорт цехыныкы, аны Марс Гизетдин улы алып кайткан иде.
... Ул вакыттан бирле шатлык-сөенечләре, кайгы-хәсрәтләре белән 35 ел гомер үтеп тә киткән. 35 ел элек туган җир туфрагында тернәкләнеп, ныклы тамыр җибәреп, югарыга үрләгән яшел чыршылар туган шәһәребезгә ямь өстәү максаты белән изге эш башкарган автонормальлеләр истәлеге булып, тагын озак еллар горур басып торыр әле.
Кызганычка күрә, Илдар Фәттахов фотоның авторын белми.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: