Яңа балалар бакчасы исеменә конкурс тәмамлануга якынлашса да, аның белән кызыксыну кимеми
Бәләбәйдә яшәүче Людмила Белогурова “Лесовичок” исеменә тукталып, шигъри юллар язып җибәргән.
Для девчонок и мальчишек.
– Как назвать его, дружок?
– Будет пусть “Лесовичок”!
Әмма укучылар элек тәкъдим иткән атамаларны, шул исәптән алда барган “Матрешка”ны “Шатлык” – “Радость” ышанычлы куып җитеп килә.
Әгәр бу тәкъдим белән стартта ике кеше мөрәҗәгать иткән булса, финиш юлында ике коллектив хат “Шатлык” – “Радость” исемен икенче урынга чыгара! Хат авторлары И. Сәмирханов, Э. Суфиянова, М. Шепелькова (22 култамга) , Р. Шәрипова, В. Кулешеова, Р. Солтанова, Н. Семенов (50 култамга) балалар – зур шатлык ул, аннары шәһәр кешеләре өчен балалар бакчасы төзелү шулай ук шатлыклы вакыйга дип исәплиләр.
Конкурсның җиңүчесе кем булыр?
Тавыш бирү дәвам итә, редакциягә шалтыратыгыз.