Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2019, 11:18

Ашыгыч ярдәм соңламас!

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бәләбәй Үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе автопаркы тагын бер машина белән тулыланды

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бәләбәй Үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе автопаркы тагын бер машина белән тулыланды
А класслы “Луидор-2250” ашыгыч ярдәм каретасы бик шәп җиһазландырылган: эчендә врачлар (фельдшерлар) бригадасы һәм транспортировка көче белән дәвалау чаралары уздыру өчен тиешле бөтен аппаратура бар. Ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә әйтүләренчә, дәваханә автопаркында ул – шушындый югары класслы беренче машина.
Теркәү һәм техник тикшерү үткәннән соң, яңа машина линиягә чыгачак.
БХ белешмәсе
Республиканың медицина оешмалары бер көндә 35 ашыгыч медицина ярдәме машинасына ия булды, алар республика бюджеты исәбенә сатып алынган.
БР Сәламәтлек сагы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төбәк хөкүмәте дәваханәләр һәм поликлиникалар автопаркы өчен 172 берәмлек техника сатып алуга акча бүлгән.
З3лфия Гарифуллина.
Елена Торгашова фотосы.
Читайте нас: