Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2019, 11:26

Ирекле янгын сүндерүчеләр өчен

Муниципаль районның ике биләмәсе тагылмалы янгын цистернасы алды

Муниципаль районның ике биләмәсе тагылмалы янгын цистернасы алды
Элек янгын чыга калса, янгын сүндерүчеләрне көтәргә туры килә иде. Ул арада янгын көчәя генә. Хәзер ирекле янгын сүндерү дружиналары, һөнәри коткаручыларны көтеп тормый, үзләре ут кабуларны, урман янгыннарын сүндерә һәм кешеләр гомерен саклап кала ала..
Яңа техниканы Малиновка һәм Рассвет авыл биләмәләре башлыклары Ильяс Мөхәмәдиев беләе Татьяна Галиева Коткаручылар көнендә алды. 43 нче янгын-коткару начальнигы Рарфаэль Вәлиев Рассвет авыл биләмәсе авыл советы базасында ирекле янгын командасы әгъзаларына инструктаж үткәрде, янгын сүндерү өчен тиешле барлык чаралар белән җиһәзландырылган техниканы ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтте.
Чарада МР хакимиятенең гражданнарны саклау секторы мөдире Владимир Федоров, шулай ук цистерналар алган биләмәләр башлыклары катнашты.
Янгын сүндерү хезмәтен камилләштерү эше арытаба да дәвам иттереләчәк. Тагын берничә биләмә тагылмалы янгын цистернасы көтә.
Автор фотосы.
БХ белешмәсе
Техника, “2030 елга кадәр Башкортстан Рес публикасы территоритясендә янгын-коткару көчләрен ныгыту стратегиясе” программасын тормышка ашыруга ярашлы, республика бюджеты исәбенә алынган.
З3лфия Гарифуллина.
Р. Вәлиев цистерна белән таныштыра.
Читайте нас: