Тормыш гел генә бер эз белән бармый. Еш кына сикәлтәләр, борылышлар да очрый. Миңа да, гомер буе укытучы булып эшләгән кешегә, берничә ай Бәләбәй шәһәре мәктәп-интернатында тәрбияче вазифасын башкарырга туры килде. Дәрестән соң аралашканда бала ныграк ачыла төшә, үзен борчыган сорауларны тәрбиячегә һич икеләнмичә һәм курыкмыйча бирә. Еш кына гаилә тормышына караган темаларга сөйләшеп утырабыз. Интернатта яшәгән сабыйларның тормышка карашы үзенчәлекле. Алар һәр нәрсәгә үз гаиләсе, ата-анасы, туганнары үрнәге аша бәя бирә. Аннан соң аларның әти-әнисе белән бергә яшисе килә, шуңа күрә аз гына үпкә дә белгертеп куялар.
Элек-электән безнең ата-бабаларыбыз зур гаилә булып яшәгән, бер өйдә берничә буын вәкиле бергә тормыш корган. Зур һәм тату гаилә кечкенә бер дәүләтне хәтерләткән. Һәрберсенең үзенә күрә бурычы, йөкләмәләре, хокукы булган. Өлкән буын үз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан, яшьләр гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен ихтирам итәргә өйрәнгән. Ә бүген без еш кына боларның киресен күрергә мәҗбүр булабыз. Бар гаиләләр турында әйтмим, арада матур, үрнәкле гаиләләр дә күп.
Менә шуларны игътибарга алганда, элекке Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елны Гаилә елы дип игълан итүе урынлы булды. Аның бу Указы дәүләтнең гаилә сәясәтен камилләштерүгә, гаиләнең абруен күтәрүгә, институтын үстерүгә юнәлтелгән иде. Әлеге юнәлештә бик күп эшләр эшләнде. Әлбәттә, безнең мәктәп-интернат та читә калмады. Укучылар гаилә темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, гореф-гадәтләр белән таныштылар, үзләренең гаилә шәҗәрәсен төзеделәр, уйнадылар-көлделәр. Класс җитәкчеләре бу чараларга ата-аналарны да җәлеп иттеләр. Аеруча май аенда Халыкара гаилә көне уңаеннан үткәрелгән кичәгә ата-аналар теләп килделәр. “Гаилә учагында” чарасы чын-чынлап бәйрәмгә әверелде.
Әлбәттә, Гаилә елы үтеп китү белән генә эш тукталмас. 8 Март, Әниләр көне, Балаларны яклау көне җәһәтеннән уздырылучы кичәләр күркәм йолага әйләнде. Мәктәп белән ата-аналар арасындагы бәйләнеш өзелмәс дип, ышынып әйтә алабыз.
Бәләбәй шәһәре мәктәп-интернат китапханәчесе.