Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2019, 11:44

Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен

“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе “Гаилә һәм Русия киләчәге” Бөтенрусия конкурсында диплом белән билгеләнде

“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе “Гаилә һәм Русия киләчәге” Бөтенрусия конкурсында диплом белән билгеләнде
Русия җәмгыятендә традицион гаилә кыйммәтләрен раслауга һәм гаиләгә юнәлеш тоткан мәгълүмати сәясәтне гамәлгә ашыруны максат итеп куйган журналист эшләре конкурсы Федераль матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы, шулай ук “Истоки” максатчан капитал фонды ярдәмендә Андрей Первозданный фонды тарафыннан “Аналыкның изгелеге” Бөтенрусия программасы кысаларында уздырыла.
Конкурска барлыгы Русиянең җитмеш җиде төбәгеннән 512 заявка килгән, жюри әгъзалары алты меңнән артык журналист эшен өйрәнгән.
“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективына конкурста катнашучы дипломы тапшырылды.
– Катлаулы демографик хәл һәм төрле, еш кына деструктив мәгълүмати агым шартларында сезнең эшегез гаять мөһим һәм әһәмиятле, – диелә конкурсны оештыру комитеты хатында. – Сезнең конкурста катнашуыгыз – гаилә тематикасын яктырткан, гаилә кыйәммәтләрен үстерүгә һәм раслауга, шулай ук сәламәт, яшәүгә сәләтле мәгълүмати мохит булдыруга әзер журналистларның бергә тупланган көче ул.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: