Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2019, 11:35

Исеме дә якын, үзе дә...

Татар җәмәгатьчелеге патриот-шагыйрь Фатих Кәримне искә ала

Татар җәмәгатьчелеге патриот-шагыйрь Фатих Кәримне искә ала
9 гыйнварда, шагыйрьнең туган көнендә, татар җәмәгатьчелеге Казанда Фатих Кәримне искә алды. Искә алу чарасына шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова да килгән. Аның тууына 110 ел булды. Искә алу чарасы шагыйрьнең иң соңгы яшәгән урыны – Казанның Миславский урамында урнашкан 8нче йорт янында булды дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге. Фатих Кәрим фронтка шушы йорттан китә һәм кире әйләнеп кайтмый.
Йорт диварына берничә ел элек шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган. Искә алу мәрәсимендә катнашучылар шагыйрьнең истәлек тактасына чәчәкләр салганнар, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашкан. Искә алу чаралары Язучылар берлегендә дәвам иткән. Язучылар, шагыйрьнең туганнары Фатих Кәримгә багышланган тапшыру язмасын тыңлаган, фикерләре белән уртаклашкан, ул язма "Татарстан" радиосы архивында саклана.
Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында күрше Бишбүләк районының Ает авылында туа. Икенче дөнья сугышында катнаша, сугыш вакытында 115тән артык шигырь, сигез поэма, ике повесть яза.
Фатих Кәримнең исеме дә, үзе дә безгә бик кадерле, якын. Гаять бай әдәби мирас калдырган шагыйрьнең үлмәс, кабатланмас шигъриятенең чишмә башы нәкъ бездә башлана, узган гасырның утызынчы елларында Бәләбәй педтехникумында укыган чорында яшь егет шигъри каләмен кулына ала.
Башкортстан Язучылар берлеге һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлангычында Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия булдырылган. Ул дүрт телдә (башкорт, рус, татар, чуваш) иҗат иткән, әдәби иҗатта уңышларга ирешкән, туган телләрне саклауга үз өлешен керткән язучыларга, шагыйрьләргә “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале барган көннәрдә тапшырыла килә.
2019 елда Бәләбәй шәһәре һәм районында , шагыйрьнең юбилее уңаеннан, байтак чаралар оештырылачак, шул исәптән 25 гыйнварда Бәләбәй үзәк китапханәсендә “Кәримов укулары” фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: