Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2019, 11:57

12 гыйнвар – Русия прокуратурасы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Бәләбәй районара прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Русия прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Хөрмәтле Бәләбәй районара прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Русия прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Прокуратураның төгәл, законнарга таянган эшмәкәрлегеннән башка дәүләтчелек нигезләрен ныгыту мөмкин түгел. Шәхес мәнфәгатьләрен яклау һәм хокуки җәмгыятькә хәрәкәт – сезнең эшегезгә бәя бирүдә төп шарт. Гражданнарның конституцион хокукларын һәм иреген яклап, сез гаделлеккә һәм законның тантана итүенә ышанычны ныгытасыз.
Бай тәҗрибәле, компетентлы, югары җаваплы булуыгыз киләчәктә дә безнең район территориясендә законлылыкны үтәүнең ышанычлы гаранты булып тора.
Сезгә сәламәтлек, бәрәкәт һәм Ватан иминлеге өчен хезмәтегездә уңышлар телим!
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакмимияте башлыгы.
Читайте нас: