Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар 2019, 12:06

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне

Хөрмәтле Бәләбәй районы киң мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәткәрләре!Сезне Русия матбугаты көне белән котлыйм!

Хөрмәтле Бәләбәй районы киң мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәткәрләре!
Сезне Русия матбугаты көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәр кешеләре актив гражданлык позициясенә, күзәтүчәнлеккә ия булуы,укучыларга мәгълүмат кына түгел, тормышка үз карашларын җиткерә белүе белән дә аерылып тора. Басма сүзгә ышаналар, аңа колак салалар. Заманча киң мәгълүмат чаралары үз аудиториясе белән иң четерекле сорауларга җавап табарга ярдәм итә, власть белән җәмгыять диалогында ышанычлы арадашчы буларак чыгыш ясап, сез иҗтимагый баглангышлар үсешенә йогынты ясыйсыз.
Бүген без вакытлы басмаларның югары сыйфатын тәэмин итүче полиграфистлар адресына да чын рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа идеяләр һәм проектларны уңышлы тормышка ашыруыгызны, бетмәс дәрт-дәрман һәм гаилә учагы җылысы телим!
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.
Читайте нас в