… Буран урманны ак кар шәленә урады да урады. Әмма ул Сәламәтлек сукмагына җыелган спортчыларны тамчы да куркытмады: җиз самовар кайнады, учак ялкынланып янды, баян чыңы һәм “Родниковая Россия” җырчыларының көчле тавышы яңгырады. “Славян үзәге” урындагы иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча чаңгычылар Бәләбәй спорты ветераны, СССРның чаңгы ярышлары буенча безнең районнан беренче спорт мастеры Михаил Никифорович Пыжьянов призларына узышты.