Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2019, 11:01

Яңа корылма – яңа бурычлар өчен

Балалар поликлиникасына федераль бюджеттан 2 758 мең сумлык медицина корылмасы кайтты.

Балалар поликлиникасына федераль бюджеттан 2 758 мең сумлык медицина корылмасы кайтты.
Белгечләр ультратавышлы диагностика үткәрү өчен яңа сканер, шулай ук күз авыруларын тикшерергә ике аппарат алды. Күз алмасының алгы өлешен анализлау өчен заманча аппарат пациентларны төгәлрәк һәм уңайлырак карау-тикшерү мөмкинлеге бирә.
“Шулай ук бу аппарат ярдәмендә күзгә кергән чүпне алу уңайлы”, – дип аңлатма бирде балалар поликлиникасы табиб-офтальмологы Ольга Мерклина.
Авторефкератометр – күзнең оптик системасын төгәл үлчи торган аппарат - әлеге вакытта киң таралган астигматизм кебек авыруны һәм башка күп чирләрне төгәл ачыклау мөмкинлеге бирә.
“Бу корылма рефракция һәм күзлекләр сайлау өчен тәгаенләнгән. Якыннан яки ерактан күрмәү хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында киң таралган күз авырулары. Бу аппарат безгә бик кирәкле иде, – диде Ольга Александровна.
Ультратавышлы диагностика табибы кабинетында урнаштырылган эчке органнары тикшерә торган медицина аппараты эштә инде киң кулланыла.
“Өстәмә сканер булгач, күбрәк пациентлар кабул итү мөмкинлеге туды. Без шулай “тере” чират барлыкка килүдән качабыз. Аннары аппарат врач кабинетында гына түгел, поликлиникадан читтә дә дигностика уздыру мөмкинлеге бирә”, – дип тәэсоратлары белән уртаклаша балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Гомәрова.
Корылма һәрчак файдалануга әзер – пациентның ятагы янында, операция өстәле кырында, спорт мәйданында. Стационар шартларында сканерны арбада күчереп йөртеп була, ул база комплектына керә.
– Сәламәтлекне саклау – җәмгыять тормышының һәр кешегә кагылган ягының берсе. Шуңа күрә шәһәр һәм районда яшәүчеләргә медицина ярдәм күрсәтүнең сыйфаты һәм дәвалау учреждениеләрендә сервис елдан-ел яхшырырга тиеш, – дип басым ясады Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәстәм Ишмурзин.
Читайте нас: