Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2019, 17:57

Белсеннәр һәм онытмасыннар аларны

Шәһәр һәм районда яшәүчеләр Бәләбәй шәһәренең яңа урамнарын данлыклы якташларыбызның исемнәре белән атаргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга

Шәһәр һәм районда яшәүчеләр Бәләбәй шәһәренең яңа урамнарын данлыклы якташларыбызның исемнәре белән атаргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга
2019 елның мартында республикабыз күренекле юбилей – Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләячәк. Башкортстанның дүрт миллионлы халкы өчен бу зур тарихи вакыйга.
Билгеле ки, тарихны кешеләр ясый. Шушы еллар буенча Октябрь революциясеннән соң яңа Русия составында иң беренче автономияне кем булдырган, төзегән, ныгыткан, яклаган, шуларның истәлеген мәңгеләштерү бу бәйрәмгә иң яхшы бүләк булачак.
Безнең Бәләбәй төбәге урамнар, мәктәпләр, дәваханәләр, башка предприятиеләр һәм учреждениеләр атамаларында киләчәк буыннар өчен истәлекләрен сакларга лаек тарихи шәхесләргә бай.
Шәһәр һәм районның җәмәгать оешмалары – Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе (рәисе – Рәсүл Гәрәев), Башкорт халык үзәгенең “Акмулла” Бәләбәй бүлекчәсе ( Нурфаяз Низаметдинов) һәм Татар иҗтимагый үзәге (Флүр Ягудин), “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең Бәләбәй оешмасы ( Галия Әхмәтшина), татарларның урындагы милли-мәдәни автономиясе (Артур Садыйков) яшәүчеләрнең инициативасын хуплыйлар.
Муниципаль районның медицина хезмәткәрләре шәһәр урамнарының берсен Башкортстан Республикасының атказанган табибы, СССРның сәламәтлек сагы отличнигы, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле гражданины Солтанов Әсгать Солтан улы исемен бирү тәкъдиме белән 120дән артык култамга җыйганнар. Хирург Әсгать Солтан улы озак еллар яшәүчеләренең сәламәтлеге сагында торган шәһәрнең.
Шәһәр җәмәгатьчелеге шулай ук якташлары, 1917 елгы революциядә һәм Гражданнар сугышында катнашучы, республика кимәлендәге сәяси һәм хуҗалык җитәкчесе, сталин репрессияләре корбаны Яһудин Гимад Җиһангир улының истәлеген мәңгеләштерү турында Тузлыкуш авыл халкының башлангычын хуплый. Авыл кешеләре аның исемен Бәләбәй шәһәре урамнарының берсенә бирергә тәкъдим итә, ул 1912дән 1929 елга кадәр монда яшәгән һәм эшләгән. Шулай ук алар Совет урамындагы Гимад Җиһангир улы гаиләсе белән яшәгән 1нче йорт диварына мемориал такта куярга тәкъдим итә. Тузлыкушлылар кырыктан артык култамга җыйганнар, әле култамгалар җыю дәвам итә.
Туймазы районының Кәлшәле авылында яшәүчеләр һәм Бәләбәй гуманитар-техник колледжы коллективы, бертуган Юлдашевлар хөрмәтенә шәһәр урамнарының берсен атап, Бәләбәй өязендә туып-үскән ике данлыклы шәхесне мәңгеләштерү башлангычы белән чыктылар. Алар: телче, филология фәннәре докторы, профессор, Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе Юлдашев Әхнәф Әхмәт улы һәм Бәләбәй педучилищесы педагогы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле гражданины Юлдашев Мәхмүт Әхмәт улы.
Әйтергә кирәк, данлыклы якташлары турында хәтер аларның кече туган илләрендә, хезмәт эшчәнлекләре белән бәйле урыннарда яши. Кәлшәле авылында агалы-энеле Юлдашевлар музее эшли, Бәләбәй колледжы музеенда аларга багышланган почмак җиһазланган. Тузлыкуш авылы музеенда шулай ук стенд бар, авылда Гимад Яһудинга һәйкәл куелган. Үзәк дәваханәнең тамаша залында күренекле хирургка арналган почмак оештырылган.
Шәһәр һәм районның җәмәгать оешмалары Бәләбәй муниципаль район Советы рәисе Василий Петровка һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевка яшәүчеләрнең һәм җәмәгать оешмаларының инициативасын хупларга һәм Гимад Яһудин, Әсгать Солтанов, бертуган Юлдашевларның исемнәрен шәһәр урамнарына бирергә, Яһудиннар яшәгән йортка мемориал такта куярга кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр.
Үз халкына, үз эшенә тугры, туган төбәкне данлаган кешеләрнең исемнәрен борынгы шәһәрнең яңа урамнарына бирү бәләбәйлеләрнең якташларына тирән ихтирам билгесе һәм тарихи хәтерне саклау булыр иде. Бу үлгәннәргә түгел, безгә, исәннәргә, кирәк.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: