Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2019, 18:16

Ул – Ана теле укытучысы!

Сүзем, бөтен көчен биреп, укучыларын төгәл итеп үз фикерләрен җиткерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтүче, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә тырышуч, уңышларына чын күңелдән шатланучы һәм алар белән горурланучы укытучыларның берсе – Приют поселогының 16нчы мәктәбенең татар теле укытучысы Ишмөхәмәтова Глүзә Жәүдәт кызы турында.

Сүзем, бөтен көчен биреп, укучыларын төгәл итеп үз фикерләрен җиткерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтүче, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә тырышуч, уңышларына чын күңелдән шатланучы һәм алар белән горурланучы укытучыларның берсе – Приют поселогының 16нчы мәктәбенең татар теле укытучысы Ишмөхәмәтова Глүзә Жәүдәт кызы турында.
Ул Бишбүләк районының Елбулактамак авылында Асия белән Жәүдәт Усмановлар гаиләсендә яңа ел алдыннан туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, бәләкәйдән күңелендә бөреләнгән укытучы булу хыялын тормышка ашыру максаты белән Бәләбәй педучилищесына укырга керә. Аннары 2003 елдан укуын Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетында дәвам итә. Күптән дуслашып йөргән егете Илһам белән өйләнешеп, туган авылына килен булып төшә. Матур гаилә корып жибәреп, алар тупырдап торган ике ул алып кайталар.
Глүзә Җәүдәт кызы байтак еллар эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган. Аның дәресләре барганда класста жырлар яңгыравына беркем дә гаҗәпләнми, шулай ук әкиятләрне дә эшендә күп куллана ул. Халык авыз ижаты, тапкыр әйтем-мәкальләр белән таныштырып, моңлы һәм дәртле жырларыбызны тыңлатып, фәһемле әкиятләр сөйләп, Г. Ишмөхәмәтова балаларга ана телебезнең матурлыгын ача, аны күз карасыдай сакларга кирәклегенә төшендерә. Әлбәттә, иҗади хезмәтнең нәтижәсе дә күренә: балалар туган тел дәресенә зур теләк белән йөриләр, урысча сөйләшкән балалар да аны яхшырак өйрәнергә омтыла.
Күптән түгел Глүзә Җәүдәт кызы район һәм шәһәр татар теле укытучылары алдында ачык дәрес күрсәтте. Эчтәлегенең тирәнлеге, алымнарның төрлегеге белән дәрес аерылып торды. Укытучы яңа материалны укучыларны кызыксындырырлык итеп аңлатты, заманча ысуллар кулланды. Әйтергә кирәк, Глүзә Ишмөхәмәтова һәрчак эзләнә, эшендә ниндидер яңалык кертергә тырыша, инновацион технологияләдән файдалана.
– Укучыларымны туган телне яратырга, гореф- гадәтләребезне сакларга, төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итеп, алар белән аралашып, дус, тату яшәргә, яшәеш өчен кирәк белем алырга, тормыш кадерен белергә өйрәтү – минем төп максатым. Яңа заман яшьләренең, укучыларымның киләчәктә халкыбызның лаеклы кызлары һәм уллары булып үсәчәкләренә ышанам”, – ди Глүзә Жәүдәт кызы.
Ул балалар яраткан, хезмәттәшләре һәм ата-аналарның абруен һәм хөрмәтен казанган, намуслы хезмәте өчен мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән билгеләнгән менә дигән укытучы, гаиләсендә яраткан ир хатыны, сөекле әни. Йөрәге кушканча тормышны, эшен яратып яшәүче Глүзә Җәүдәт кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, ак бәхетләр, жан тынычлыгы, эшендә уңышлар телибез.
Резеда Габдрахманова,
Бәләбәй шәһәре һәм районы татар теле укытучыларының методик оешмасы житәкчесе.
Читайте нас: