Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар 2019, 13:11

Ун ел – зур тарихның бер тамчысы

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә аның өченче мәртәбә ачылып эшли башлавына ун ел тулуны билгеләделәр

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә аның өченче мәртәбә ачылып эшли башлавына ун ел тулуны билгеләделәр
Кешелек дөньясының егерме гасырлык тарихы белән чагыштырганда, ун ел, әлбәттә, бер тамчы гына. Әмма гомерендә өч мәртәбә ябылу кайгысын, өч мәртәбә ачылу (1905, 1989 һәм 2008 еллар) шатлыгын кичереп, бүгенге көндә, ныклы аякка басып, эшләвен дәвам итүче гыйбадәт йорты (2161 нче мәхәллә) өчен, гомумән барча мөселман кардәшләр өчен, бу вакыт гаять зур әһәмияткә ия.
Ун елда ул чын мәгънәсендә Аллаһ йортына әйләнде. Беренчедән, бик күп мөселман кардәшләр, шулай ук шәһәр оешмалары, предприятиеләре эшчәннәре ярдәмендә аның бинасы яңартылды, зурайтылды, территориясе төзекләндерелде, ярдәмче корылмалар, корбан чалу урыны барлыкка килде. Мәчетнең, аның биләмәсенең төзеклегенә, җыйнаклыгына, пөхтәлегенә, манарасының биеклегенә, тирә-ягы иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәккә күмелеп утыруына үтеп киткәннәр күз салмый, көн саен моңлы азан тавышы яңгырап торуына игътибар итми калмый.
Әмма, аңлашыла ки, мәчетнең Аллаһ йорты дигән зур исемгә лаек булуы өчен болар гына җитми. Иң мөһим шарт – аның халыкка хезмәт итүе, ислам дәгъвәтенең чишмә башы нәкъ шушында башлануы, Коръән кушканча тәрбия бирү, калебне сафландыру. Шушы изге бурычларны үтәүне максат итеп куйган тарихи мәчет бу юнәлештә күркәм эшләр башкара, аны һич икеләнмичә күпвазыйфалы мәчет дию урынлы булыр. Мәчет ишеге килгән һәркемгә ачык, дежурда торган мәхәллә әгъзалары картын-яшен ачык йөз белән каршы алалар, килгән һәркемнең гозерен сабырлык белән тыңлыйлар, бакыйлыкка күчкән якыннар рухына догалар уку үтенечен җиренә җиткереп үтиләр. Мәчеттә инде берничә ел гарәп әлифбасын, Коръән тәгълиматларын өйрәтү дәресләре алып барыла. Гыйлем алырга теләгәннәр атнасына ике мәртәбә дәресләргә йөри, башлап йөрүчеләр һәм укуын узган елдан дәвам итүчеләр өчен аерым төркемнәр оештырылган. Бүген күпләр мөселман булды, күзе асылды, хәләр белән хәрамны акрырга, сәдака бирергә, ураза тот арга, намаз укырга, зәкят түләргә өйрәнде.
Балага исем кушу(700 сабыйга), яшьләргә никах уку (ун елда 546 никах), мәрхүмнәрне соңгы елга озату (960лап мөселман шәригать кушканча җирләнгән) кебек йолаларны һәркем күңеленә хуш килерлек итеп, җиренә җиткереп үтәргә тырышалар мәчет әһелләре.
Намазларга, бигрәк тә җомга намазларына ир-атлар да, әби-апалар да теләп йөри, әйтик ир-атларның саны кайбер атналарда – 50-60ка, хатын-кызларныкы 30-40ка җитә.
Ә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре ничек күңелле, җан рәхәтлеге белән уза монда! Бер Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалучылар саны елдан-ел күбәя (быел 70 сарык суелган!), өлкәннәр генә түгел, яшьләр арасында да ураза тотучылар арта. Бу зур дини бәйрәм көннәрендә яше-карты мәчеткә агыла, имам-хатыйп Илдар Галиевның вәгазьләрен тыңлый, бергә аралаша, сыйлы табын артында күңелен хушландыра.
– Мин мәчеткә шатланып киләм, дәресләргә йөрим, биредә һәрвакыт нур, җылылык, – ди, әлеге чарага килгәннәрнең уртак фикерен белдереп Флүзә Габделхәй кызы Фаткуллина.
Әлбәттә, асылыбызга кайтып барышлый һәркемне үзенә тартып торучы тарихи мәчетнең ун елда башкарган эшләрен, изге гамәлләрен бер мәкаләдә тәфсилләп сөйләү мөмкин түгел. Илдар хәзрәт бәйрәмгә җыелучылар алдында сөйләгән вәгазендә, шулай ук бәйрәм табынында сүз алганнар шәһәребездә шундый мәчет булуына сөенечләрен белдерде; мәчетне тергезүгә, яңартуга үз өлешен керткән, бүгенге көндә инде бакыйлыкка күчкән элекке имамнарны, ата-бабаларыбызны, рәхмәт әйтеп, исемләп телгә алдылар, алар рухына Коръән аятьләре укып, догалар кылдылар.
Мөселман кардәшләр Илдар хәзрәтнең эшеннән бик канәгать. Чагыштырмача яшь булса да, ул халыкның олы ихтирамын яулады. Югары дини һәм дөньяви гыйлемгә ия, күркәм холык-фигыль, тату гаилә башлыгы үрнәге булган имам халык алдында тирән эчтәлекле, тәрбияви вәгазьләре белән чыгыш ясый – элекке имамнарның, беренче чиратта, беренче имам – ахун Ямалетдин Хурамшин хәзрәтнең эшен лаеклы дәвам итә.
– Хөрмәтле дин кардәшләр, әлхәмделеллаһи, без сезнең белән соңгы ун елда күп нәрсәгә ирештек. Әле, белүегезчә, мәчет карамагына бирелгән элекке “Тирәккәй” балалар бакчасын – 125 ел элек ата-бабаларыбыз төзегән мәдрәсәне яңартабыз. Бу юнәлештә дә инде күп эшләр эшләнде, сезнең, барчабызның тырышлыгы белән аны да ачу көне җитәр, барыгызга да рәхмәт, мәчетебез халкыбызга бүген дә, киләчәктә дә хезмәт итсен, – диде ул.
Әйе, бик күпләр ярдәме белән булачак мәдрәсәнең түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган, коймасы яңартылган, ярыйсы ук зур хуҗалык блогы төзелгән, ике бинага да газ кертелгән, анда көн саен эш дәвам итә.
– Бу кадәр эш зур чыгымнар таләп итә, ә акча мәсьәләсен ничек хәл итәсез? – дип сорыйм Илдар Фаил улыннан.
– Без кыен хәлдә калган кешеләргә дә ярдәм күрсәтәбез, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, акча белән ярдәм күрсәтүче изге күңелле кешеләр булып тора, төзелеш материалларын бурычка алабыз, аннары әкренләп түлибез, – ди Илдар хәзрәт.
Мәчетнең ун еллыгы уңаеннан оештырылган чарага район мәчетләре имамнары да килгән иде. Приют мәчетеннән килгән абыстайлар мөнәҗәтләр укыды, салаватлар әйтте. Илдар хәзрәт бүгенге көндә Мисырда гыйлем алучы район имам-мөхтәсибе Фәрхать Хәмитовның сәламен, котлауларын җиткерде.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: